Таптым…

Кардәшләр сине күптән
Югалтканнар иде;
Син мәчеттә күренмисең,
Ник ташладың безне?

СубхәнАллаһ! Көтмәгәндә
Күрдем дә, шаккаттым
Ялгыш кына сине бүген
“В Контакте”да таптым!!!

“Мои друзья” арасында
тик җәһилләр генә.
Синең намаз укыганны,
әйт, кайсысы белә?!.

Альбомыңда шәрә тәннәр
һәм музыка доң-доң…
Фәсәд тулы йөрәгеңдә
Иман калдымы соң?!.

Уйлан, кардәш, соң булмасын,
Тәүбә ишеген ач!
Аллаһ безгә мохтаҗ түгел,
Без Аллаһка мохтаҗ!!!

***

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *

one × 2 =