“Ремонтник көндәлеге-2 яки мәче сидеге күпме тора.

Ремонтка компьютер китерделәр. Күрәсең “материнкасы” янган – кабына, утлары яна, вентелятор-кулерлары әйләнә, эшләп утыра – экран кабынмый. Бу тамаша компьютерның видеокартасына мәче “пес-сс” иткәч башланган.:) Видеокартасы эшли ди үзе, икенче компка куеп тикшереп караганнар.

“Материнка” платасын салдырып җентекләп карарга булдым. Яктырак урынга утырып карый башлауга ук, инде күгәрә башлаган таплар күренде. Мәче сидегенең химик составы ниндидер, белмим… ләкин электроникага тәэсире искитмәле. Оксидлашкан тапларны спиртта чылатылган теш щеткасы белән дә бетереп булмады, “материнканы” алыштырырга туры килде…

Яңасын куеп, кабызу төймәсенә бастым… Эшләп китте, утлары яна, кулерлар әйләнә – экран кабынмый… Бу ни бу?!! Бераз казынгач компьютерның “материнкасы” гына түгел, “оперативкасы” да “очкан” икәне ачыкланды… Икесе дә… 2Гб. Алыштырдык.

“Материнка”, алыштыруы белән – 2500 сум
“Оперативка”, 1 Гб кына булганы – 1000 сум.

Гади арифметик кушу ысулы белән мәче сидегенең күпме торганын исәпләп чыгарырга була. 2500+1000=3500 сум. Кыйбатрак шул. Мәчеләрне һәм компьтерларыгызны саклагыз.

квартиры в строящихся домах квартиры. | цены на квартиры в московской области

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *

three × five =