“Ремонтник” көндәлеге-1, яки искегә тисәң, исең китәрлек!

Танышлар ремонтка төсле принтер китерделәр. Epson Aculaser c1100 маркалы. Розеткага тоташтыргач, озак кына гыж-быж килде дә, экранында “Low Y Toner” язуы чыгарды. Инглизчә аз-маз сукалаучы буларак, “Low – түбән, Y (yellow) – сары төс, Toner – тонер, ягъни принтер порошогы” икәне аңлашылды. Димәк төсле картриджның сары порошогы беткән. Аңлашылды. Тик без төсле картриджлар заправлять итмибез шул. Казанга алып барырга кирәк…

Берничә көннән соң заправлять иттердек. Розеткага тоташтыргач, тагын озак кына гыж-быж килде дә, экранында “Low С Toner” язуы чыгарды. Менә сиңа мә! Монсы инде Cyan-зәңгәр төс. Ансын да заправлять иттергәч, ниһаят “Ready” язуы чыкты. Димәк “әзер”.

В итоге, бер төсле картриджны заправить итү 1300 сумга төшә икән. Ә бу принтерларда алар дүртәү… Ужас. Шул ук бәягә яңа лазерлы принтер сатып алырга мөмкин булыр иде!

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *

5 × five =