Мин шимбә саен диярлек авылга кайтып йөри идем. Ничектер көннәрдән бер көнне якшәмбе кич белән кире Казанга юл тоттым. Авылдашлар очрады. Араларында бер таныш булмаган егет бар иде. Динар исемле шул егет үзенең “Дулкын” радиосында тавыш операторы булып эшләвен сөйләде. Тулырак
Гап-гади авыл малае. Зур шәһәрдә-2
Гап-гади авыл малае. Зур шәһәрдә-1
Гап-гади авыл малае. Өченче бүлек. Гап-гади авыл мәктәбе-3
Гап-гади авыл малае. Икенче бүлек. Гап-гади авыл мәктәбе-2
Гап-гади авыл малае. Беренче бүлек. Гап-гади авыл мәктәбе-1
Минем мәктәптә укыганда сагыз сатып акча эшләү маҗараларын укыгач, кемнәрдер: “Бу мәктәптә укымаган икән, сәүдә ясап кына йәргән”, – дип әйтергә мөмкин. Өлешчә бу шулай, ләкин ул чорда гына… Тулырак
Гап-гади авыл малае. Ахыргы бүлек. “Сагыз бизнесмены”- 4
Шулай итеп “сагыз бизнесы” туктады. Шул ук схема буенча мин әле тагын берничә ел наклейкалар, петардалар саттым. Бу инде киң масса товары түгел иде, чөнки ул заманда чыга башлаган боевик киногеройлары төшкән наклейкалар һәм петарда-бомбочкаларны миннән таныш-белеш малайлар гына сатып ала иде. Тулырак
Гап-гади авыл малае. Өченче бүлек. “Сагыз бизнесмены”- 3
Тагын күпмедер саткач, мин бу эштән туя башладым. Чөнки бу чыннан да минем эшкә әйләнә башлады: унөч яшьлек сагыз сатучы. Тиз арада моны икенче кешегә тапшыру теләге туды. Чөнки яңа уенчыгым – “тетрис” бар иде бит инде. Ул кешене озак эзләргә туры килмәде. Тулырак
Гап-гади авыл малае. Икенче бүлек. “Сагыз бизнесмены”- 2
Башы.
Дәвамы.
Шулай мәктәптә сәүдә китте! Башкалар анда укырга йөри, ә мин “бизнес” ясарга йөри идем. Минем, ниһаять, укырга йөрү өчен өстәмә стимул барлыкка килде. Сәүдә тәнәфес вакытында барды. Сагыз кирәк булган һә кешегә бары тик мине табырга кирәк иде… Дөрес, сагыз кибеттә дә бар, һәм шулай ук ике сумнан, ләкин анда чыгу өчен кышкы салкында юл аркылы йөгерергә кирәк шул! Тулырак
Гап-гади авыл малае. Беренче бүлек. “Сагыз бизнесмены”- 1
Минем балачагым туксанынчы елларга туры килде. Тарихка бу чор “лихие девяностые” дип кереп калган. Тумышым белән мин гади колхозчылар гаиләсеннән, гап-гади авыл мәктәбендә укыдым.
Узган гасырның 94-нче елында минем абый мәктәпне тәмамлап, Казанга укырга керде. Мин ул вакытта алтынчымы, җиденче класста укый идем. Ул елны “Тетрис” уенчыгының чыккан гына чагы. Һәрбер баланыкы кебек, мин дә шул кытай уенчыгын сатып алырга хыяллана идем. Аның бәясе 200 сум тирәсе иде дип истә калган. Ләкин унике-унөч яшьлек малай-шалайга андый акчалар каян килсен инде?!. Тулырак