Нигә салдың яулыгыңны, и кыз бала?

Нигә салдың яулыгыңны, әй кыз бала?
Синең нурың беленми дә, ул югала;
Бу караңгы, ямьсез дөнья аны йота
Матурлыгың куандырмый, ул куркыта!

Нигә салдың яулыгыңны, әй кыз – бала?
Киңәш итеп кемнәр сиңа әйтә ала
Күркәмлеген бөркәнчектән йөрүеңнең
Беркем белмәс хакыйкатьне белүеңнең

Нигә салдың яулыгыңны, нигә салдың?
Йөрәгемнең тынычлыгын, гамен алдың.
Шәрә шушы матурлыклар арасында
Син бер утрау идең фәхеш дөньясында!

Нигә салдың яулыгыңны, уйлап кара!
Үрнәк идең башкаларга, әй кыз бала.
Сиңа карап күпләр шулай уйланачак,
Бәлкем кемдер йокысыннан уяначак.

Бу хатаңны төзәтергә җитсен көчең
Динебезнең дошманнары күрсен өчен.
Кайсыбыз соң беркайчанда абынмаган?
Тәүбә өчен юллар ачык, ябылмаган!..

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *

eighteen + twenty =