Минем «Дембельский блокнот» 2

Алдагы язмага кермәгәннәр.

Озатканда ике ел солдатка
“Гомер буе көтәрмен!” – диде сөйгән яры,
Ә егет юатты: “Күп түгел бит ул –
730 көн кенә бары!..”

Шул ук. 28.06.02

Шул ук кояш, шул ук һава,
Шул ук ай балкый күктә.
Яңа көн килгәнен көтеп
Көн артыннан көн үтә.

Шул ук сәгать, шул ук минут,
Шул ук вакыт, тик акрын
Ком сәгате гомер саный;
Гомер юлы – мең чакрым.

Шул юлның яшьлек еллары
Строй белән атлап уза;
Итекләр кебек, тапталып,
Барлык хыяллар туза…

Әни… 28.08.02

Беләм, сагынасың…
Беләм, юксынасың…
Мине күрергә
Коштай талпынасың…

Бүтәннәр дә көтә
Гадәт шикелле,
Көтеп алуы гына икеле…

Ләкин син яратып,
Борчылмый юкка
Һаман карыйсың ерак офыкка.

Бүтәннәр онытсын,
Югалтсын… Онытса ни!
Бары син көтеп ал,
Бары син… әни!..

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *

twenty − seventeen =