“Мин – мөселман!” – диде берәү…

“Мин – мөселман!” – диде берәү, күкрәк кагып,
Сабантуйга түбәтәен киеп барды;
Тик кич белән юлда түбәтәе,
ә мәйданда үзе аунап калды…

“Без – татарлар! Без – мөселман!!!” – дибез
Мәҗлесләрдә, милли бәйрәмдә,
Намаз укучыны гына табып булмый
Көндез шәм белән эзләсәң дә…

Мөселманлык түбәтәйдәме соң?
Ул тик капкач, башны каплаучы,
Буш савыттан безгә нинди файда
Матур булып аның капкачы.

***

Возможно вам будет интересно: Опгс Казань

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *

twenty − 8 =