Мең шигырьдән мең самолет ясап,
Кәгазь очкыч ясап бер көнне,
Ераккарак моннан, ераккарак миннән –
Офыкларга кадәр очыртасы иде!..
Сез яттыгыз, ятасыз, ятачаксыз
Өметләнеп: “Беркөн укырлар!..”
Белмәдегез, белмисез һәм белмәссез:
Әйләнәдә тулган сукырлар…
Сүзләрсез дә аңлашыла ла бу!
Ләкин хисләр алдый, кайвакыт.
Шундый чор шул – шигырьләрдән бөкләп
Самолетлар ясар вакыт…