һәм сәҗдәдә мин еладым шул чак…

Төштә күреп мин уяндым төнлә
Ташны яндырырлык учак…
Намаз вакытында тулды күңел
һәм сәҗдәдә мин еладым шул чак…

Кабатладым: “Туры юлга күндер
Якын булганнарны минем өчен!
Юкса ул газаптан коткарырга
җитмәячәк минем генә көчем!”

Чиксез кодрәт Аллаһ газабында:
Ялкыннары күккә җитми чак-чак,
Ышанмаучыларга әзерләнгән!
Төне буе мин еладым шул чак…

Ул газапка ышанмаучыларны
Шул газапка тотып аталар,
Бер өмет юк аннан котылырга,
Сазлык кебек шунда баталар…

Төштә күрдем мин ничек ул ялкын
Якыннарны безнең йотачак!
Газаплана алар, ярдәм сорый…
һәм сәҗдәдә мин еладым шул чак…

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *

nineteen − 4 =