Гап-гади авыл малае. Зур шәһәрдә-3

Башы.

Мин шимбә саен диярлек авылга кайтып йөри идем. Ничектер көннәрдән бер көнне якшәмбе кич белән кире Казанга юл тоттым. Авылдашлар очрады. Араларында бер таныш булмаган егет бар иде. Динар исемле шул егет үзенең “Дулкын” радиосында тавыш операторы булып эшләвен сөйләде. Мин аның ничек итеп эфирда матур-матур җырлар куюы турында мактануын йотлыгып тыңладым. Ишеткәнем бар иде шул, “Дулкын” радиосы тавыш операторлары эшкә чакыра дип…

Минем балачак хыялы иде радиода эшләү! Мәктәптә укыганда мин радиопередатчиклар схемалары белән кызыксына идем. Үземнең радиостанция җыясы килә иде, хәтта. Ул заманда татарча радиолар шул “Дулкын”, “Булгар-FM” һәм “Курай” гына иде.

Казанга баргач мин бу хәлне Искәндәр исемле дустыма сөйләдем. Укудан соң, аларга кунакка кайткач, без бу радионы тыңлап, чәй эчәргә утырдык. Һәм ни колагым белән ишетим, эфирдан белдерү яңгырадый: “Дулкын” радиосы матур тавышлы егет һәм кызларны эшкә чакыра…” Без Искәндәр белән бер-беребезгә карап куйдык. “Алар дикторлар җыялар бит”, – дидем мин. “Бәлки аларга операторлар да кирәктер, – диде ул, – әйдә шалтыратып карыйбыз!”

Мине озак күндерергә туры килмәде. Шалтыраттым. Чыбыкның теге башында трубканы алдылар : “Алло, “Дулкын” радиосы…”

– Исәнмесез, – дидем мин. – Сезгә тавыш операторлары кирәк түгелме?
– Юк иде шул… Туктагыз, белешим әле… (Каядыр китте… кем беләндер сөйләште… килде) Беләсезме, сез иртәгә сәгать өчкә Декабристлар урамы беренче йорт адресы буенча безнең студиягә килегез, шунда сөйләшербез.

Менә сиңа мә! Мине, гап-гади авыл малаен, радио кадәр радиога эшкә алырлармы икән? Нәрсә дип әйтерләр?

Дәвамы.

Планшетний ПК Arnova 7 | поло седан комплектации и цены

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *

1 × five =