Сентябрь җитте. Уку башланды. Утызга якын егет Татарстанның бөтен почмагыннан җыелганнар иде. Күбесе минем кебек гап-гади авыл малайлары булып чыкты. Беренче тәнәфестә үк танышкан егет – Апастан, Искәндәр исемле иде. Аның классташы Айдар да монда булып чыкты. “Син каян?” – диделәр болар. Арчадан икәнне ишеткәч, Искәндәр “монда тагын бер Арча малае бар иде” – дип, безнең группадагы тагын бер егетне эзләргә чыгып йөгерде. Ансы исә, шулай ук Айдар исемле, Арчадан түгел, Әтнә районыннан булып чыкты. Группада тагын татарлардан ике Лаеш һәм ике Балтач малае бар иде. Училищеның репутациясе ал да гөл булмаганга һәм халык арасында төрле сүзләр йөргәнгә күрә, без бергәрәк йөрергә булдык.
Мин ул вакытта туганнарда яши идем. Әтинең сеңгесе, күптән түгел ире үлгәннән соң, малае һәм кызы белән бер бүлмәле фатирда гомер кичерсә дә, мине дә үз яннарына алды. Шул кысанлыкта хәзер без дүртәү яши башладык.
Шулай укый торгач, 2000нче елга аяк бастык. Анныры 2001нче ел да башланды. Ул арада мин ерак Каравай бистәсендә бер әби квартирасында яши башладым. Көн артыннан көн үтә торды һәм барысы да күңелсез иде (Әгәр сез югары уку йортында түгел, ПТУда укыгансыз икән, мине аңларсыз дип уйлыйм). Бер вакыйгага кадәр…
Лучший компьютерный центр ИТ А производит ремонт ноутбуков в Екатеринбурге, звоните по телефону 213-44-55.