Туксан тугызның июнь аенда мәктәп тормышы ахырына якынлашты. Чыгарылыш кичәсендә ишеткән матур сүзләрдән башлар әйләнептер күрәсең, зур тормыш башлана, каршыда бар ишекләр дә ачык кебек тоелды. Үземне шундый зур итеп хис иттем, ниһаят мәктәптән котылып, Казанга китә алуыма куандым.
Абый кебек үк, мин дә КАИга укырга керергә булдым. Ул бу вакытта әле шунда укып, тулай торакта яши иде. Документларны “Техник кибернетика и роботостоение” факультетына тапшырдым. Ул елларны, хәер һәрвакыттагычадыр инде, бер урынга биш-ун абитуриент иде. “Медалистлар” собеседование генә үттеләр. Минем, мәктәп директоры әйтмешли “медаль дәрәҗәсендәге”, мактау грамотасы беркемгә дә кирәк түгел булып чыкты. “Физика һәм алгебрадан имтихан тапшырырга”,- диделәр.
Физиканы да, алгебраны да унбер ел буе чип-чи татарча укыган гап-гади авыл баласы – бүгенге көндә бу юллар авторы – йөз балл системасында исәпләгәндә, физикадан – 26, алгебрадан – 28 балл җыеп, урысча әйтсәк, имтиханда “с треском провалился”. Димәк, уртача ике имтиханны да “минус өчлегә”, юк… “плюс икелегә” тапшырганмын булып чыга!
Югары уку йортына укырга керү хыялы шулай итеп тормышка ашмыйчы калды. Документларны алып өлгергәнче, техникумнарга да документлар кабул итү тукталган иде. Икенче елга кереп карармын дияр идең, военкомат хезмәткәрләре өлгеррәк булып, аңарчы мине армиягә алып китергә мөмкиннәр бит! Нәрсә дә булса уйлап табырга кирәк иде.
Миннән бер класска зуррак укыган күрше малае Казанның 41нче училищесында “телемастер”га укый иде. Бүтен чара калмады, документларны җыйдым да, мин дә шунда барып кердем…
Документларны кабул иткән хатын-кыз минем аттестатны ачып карауга, май кояшы кебек балкып куйды. Мин аның киң итеп ачылган күзләреннән бу “сучёк”ка мондый аттестат белән бик сирәк килгәннәрен яңладым. Моңа кадәр кайсы югары уку йортына укырга кереп каравым беләк кызыксынды. “КГТУ-КАИ,” – дидем мин (ул вакытта инде ул КГТУ иде). “Башта ук безгә килергә? иде! – диде ул, – Безнең укучылар берничә семестр КАИда да укый!” – дип куандырды.
Шул рәвешле мин Казанның 41нче лицее укучысы булып киттем һәм ике ел эчендә теле-радиоаппаратура ремонтлау буенча мастер дипломы алып, теләк булса, укуны КГТУ-КАИда дәвам итеп, бәхетле тормышка аяк басырга тиешле кеше идем.