Без бәхетле буын. Моны мин бүгенге укучылар ЕГЭ тапшыра башлагач аңладым. Без ансыз гына укып чыктык. Безне ЕГЭ белән түгел, госэкзаменнар белән куркыталар иде.
Имтиханнарны мин яхшы тапшыра идем. Баштарак, ел буе “дүртле”гә укып, экзаменда, көтелмәгән “бишле” алсам, укытучылар аптырашта кала һәм бик озак уйлаганнан соң “белеме шундый” дип, миңа чиректә дә “дүртле” куялар иде. Унынчы һәм унберенче класста гына, “дүртле”гә укып, имтиханнарны “бишле”гә биргәч, “биш” куйдылар.
Гәделлекнең нәрсә икәнен шунда аңладым. Абсурдка кадәр барып җитте: “отличниклар” миннән җавапларны күчерә, аларга – “бишле”, миңа – “дүртле” куялар иде!
Унынчыга җиткәч безнең класстан биш көмеш медальгә баручы бар икәне ачыкланды. Ул вакытта минем көндәлектә ике “дүртле” генә калган иде – рус һәм татар теленнән. Медалистларның да шулай ук икешәр-өчәр дүртлесе бар иде. Кемдер миңа да медаль тиеш түгелме дип сүз кузгатты. Минем моңа алай исем китмәгән иде дә бит, мәктәп директоры үзе килеп, хәлнең торышын аңладып бирде. “Яңа чыккан закон нигезендә”, медаль алу өчен укучының тугызынчы класстагы еллык билгеләре дә яхшы булырга тиеш икән. Ә минем, гади авыл малаеның, кызганычка карты, ул вакытта җиде “дүртле”се булган…
“Булмаса – булмасын”, – дидем. Шулай итеп безнең класстан биш медалист чыкты, ә миңа тантаналы рәвештә “мактау грамотасы” тапшырдылар. Бәлки миңа тоелган гына дыр, шуннан бирле мәктәп директоры минем белән озак еллар сөйләшергә оялып йөрде… Тоелган гынадыр…