Башы.
Дәвамы.
Шулай мәктәптә сәүдә китте! Башкалар анда укырга йөри, ә мин “бизнес” ясарга йөри идем. Минем, ниһаять, укырга йөрү өчен өстәмә стимул барлыкка килде. Сәүдә тәнәфес вакытында барды. Сагыз кирәк булган һә кешегә бары тик мине табырга кирәк иде… Дөрес, сагыз кибеттә дә бар, һәм шулай ук ике сумнан, ләкин анда чыгу өчен кышкы салкында юл аркылы йөгерергә кирәк шул! Бизнес, санап үткән нечкәлекләрне искә алып, минем тарафтан бернинди рекламасыз да, чәчәк атты…
“Укытучылар, мәктәп директоры белә идеме соң?” – диярсез. Мин моннан зур сер дә ясамадым, шуңа күрә күбесе белгәндер дип уйлыйм. Класс җитәкчесе белә иде. Мин аны каршы килер дип уйлаган идем, ә ул: “Сатсын, хәзер заманасы шундый…” – диде! Чыннан да, заманасы шундый иде, катлаулы. Бу “бизнес” та “рәхәт тормыштан” башланмады бит…
Абый Казаннан ике атнадан соң гына кайтты. Бер тартма сагыз ул кайтканчы күптән сатылып беткән иде инде. Мин аңа йөз сум әҗәтем белән бергә тагын бер блок сагыз сатып алу өчен акча бирдем.
Шулай итеп система барлыкка килде: бер тартма сагыздан йөз сум тирәсе файда һәм тагын бер блок сагыз сатып алыр өчен акча җыела иде.
Өч тартма сагыз сатылганнан соң, мин күптәнге хыялым – “тетрис” сатып алырлык акча эшләдем. Һәм сатып алдым да! Минем бәхетемнең чиге юк – башкаларда булган уенчык миндә дә булды. Тик уенчык кына түгел, минем “үз бизнесым” – сагыз сату бизнесы барлыкка килде. Чөнки ике йөз сум файдадан тыш, минем сатуга дигән тагын бер тартма сагыз калды…