Гап-гади авыл малае. “Дулкын” радиосы

Башы.

Икенче көнне укудан соң мин “Дулкын” радиосына юнәлдем. Тик кая соң бу “Дулкын” радиосы?!. Декабристлар урамындагы беренче йортны тиз таптым. “Ак барс” банкына кереп сораганнан соң гына, “Яшьләр үзеге” бинасына уздым – радио шунда булырга тиеш. Әле генә грузчиклар бушаткан цемент тузаны болытына кереп чумдым. Күренеп тора: монда ремонт бара, даже капиталь ремонт бугай! Бер эшче миңа: “Әнә теге ишек буенча сулга, уң яктагы ишек” – дип аңлатты. Ишеккә шакыдым, кердем, “сезгә мин шалтыраткан идем” – дип аңлаттым. “Көтеп торыгыз…”- диде минем белән кичә телефоннан сөйләшкән Гөлүсә исемле секретарь кыз. Түрдәге бүлмәдә, ягъни студиядә, Элвира Розали белән тапшыру бара иде. Тапшыру тәмамланды һәм Элвира Розали саубуллашып кайтып китте. Шул арада студиягә тагын бер хатын-кыз керде. Күренеп тора, ул эшкә килгән, димәк алып баручы… Бу алып баручы – бүгенге көндә “Татар радиосында” эшләүче Ризәлә Исмәгыйлева иде…

Сәгать-сәгать ярымнан студиягә җитди йөзле ханым килде. Барысының да җитдиләнгәнен күреп, мин аның радио хуҗасы Резеда Миннулловна икәнен аңладым.

Һәм башланды минем белән интервью! Нәтиҗәдә: беренчедән, мин Тукай якташы, икенчедән, бернинди тулы белемен булмаган, каяндыр урамнан килгәнмен, өченчедән, татар эстрадасы белән таныш түгел диярлек! Ләкин! Ләкин минем радиода эшләргә зур теләк бар һәм димәк өметем зур.

Резеда Миннулловна мине Радик исемле алып баручы егеткә беркетеп куйды: “Әлегә өйрәнерсең, танышырсың. Арча районыннан чыга бит инде җыен зур кешеләр, бәлки синнән дә берәрнәрсә чыгып куяр. Карарбыз…” – диде ул сүзен тәмамлап.

Дәвамы

Интересное: подписанный драйверПодробнее »
Ноутбук Acer Aspire One D270-268rr (NU.SGCEU.002)

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *

2 + 16 =