Гап-гади авыл малае. Өченче бүлек. “Сагыз бизнесмены”- 3

Тагын күпмедер саткач, мин бу эштән туя башладым. Чөнки бу чыннан да минем эшкә әйләнә башлады: унөч яшьлек сагыз сатучы. Тиз арада моны икенче кешегә тапшыру теләге туды. Чөнки яңа уенчыгым – “тетрис” бар иде бит инде. Ул кешене озак эзләргә туры килмәде. Бушлай сагыз чәйнәргә теләүчене табуы читен түгел бит! Сату эшенә күрше малае кереште. (Ул миннән ике класс кечерәк укыды.) Биш сатылган сагыз өчен бер сагыз аңа бушка эләкте. Шулай, бер блок сагыздан, уналты сагыз аныкы булды. Гади генә математика: бу уналты сагыз минем уналты сум акча дигән сүз. Йөздән уналтыны алсак – сиксән дүрт була. Сагызны үзем сатмасам да, һәр тартмадан миңа сиксән дүрт сум файда керә иде!

“Сагыз бизнесы” озак бармады. Хәзер мин инде аның ничек һәм ни сәбәпле тукталып калганын хәтерләмим. Бер эпизод кына истә калган: колхозда әти-әниләргә яртышар ел хезмәт хакы бирмиләр иде дип язган идем бит. Көннәрдән бер көнне гаиләдә ипи алырлык та акча калмады. Шул вакытта мин чираттагы сагыз партиясе алырга дигән акчаны әнигә бирдем, ипи алырга…

Әйтәм бит, минем балачагым туксанынчы елларга туры килде. Тарихка бу чор “лихие девяностые” дип кереп калды. Һәм бүтән беркайчан да кабатлана күрмәсен иде…

Ахыры

скачать теорию большого взрыва | WESTEN Котел газовый Star Digit 310 Fi | учебно воспитательная работа, борьба с недобросовестными ук | таблетки для похудения в аптеках

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *

thirteen − 1 =