Минем мәктәптә укыганда сагыз сатып акча эшләү маҗараларын укыгач, кемнәрдер: “Бу мәктәптә укымаган икән, сәүдә ясап кына йәргән”, – дип әйтергә мөмкин. Өлешчә бу шулай, ләкин ул чорда гына…
Алдагы бүлектә мин мәктәпне тәмамлап, Казанга киткән абыем турында язган идем. Ул мәктәпне көмеш медальгә бетерде һәм КАИга конкурссыз укырга керде. Мәктәптә бу зур сенсация булды. Апаем да дүртле-бишлеләргә генә укыган иде. Күрәсең, барысы да миннән дә шуны ук көткәннәрдер. Ләкин хәл (по крайней мере, башта) икенчерәк булды шул.
Башлангычта укыганда безне бөтен фәннән дә бер укытучы – класс җитәкчесе укытты. Көннәрдән бер көнне шуңа игътибар иттем: мин ничек кенә тырышсам да, ул миңа бишле куймый иде. (Бәлки бу чынлыкта алай булмагандыр, минем үземнең белемем шул дәрәҗәдә генә булган дип өметләник.) Ләкин ничек кенә булмасын, шуннан соң мин артык тырышмыйча гына укырга булдым.
Бер рәсем дәресендә укытучы апа безгә ирекле темага рәсем ясарга кушты. Мин бик озак нәрсә ясарга белмиче утырдым. Күзем класс буенча озак йөрде… һәм кара такта өстендәге портретка төште… Менә кемне ясарга кирәк! Ленин бабайны!.. Классташларның берсе: “… апа! ? Рафиль Ленин бабайны ясый!” – дип кычкырып җибәргәндә, мин инде аның пеләшеннән башлап, сакалына кадәр ясап бетергән идем…
Укытучы апаның сүзләре һәрвакыттагыча гениаль иде: “Рафиль, Ленин бабайны ясарга ярамый!” – диде ул башта кызарып, ә аннары агара төшеп. “Нәрсәгә?” – дидем мин гаҗәпләнеп. Әлбәттә инде, җавап булмады. “Бозып ат тизрәк”… Сәер, ул заманда Ленин бабайны ясарга ярамый, ә бозып атырга ярый иде.
Шулай итеп, минем мәктәптә укуым башыннан ук уңмады. ))) Хәтерлим, беренчеме, икенчеме класста укыганда мине артык күп дәрес калдырган өчен мәктәптән куарга да теләделәр әле ))). Ну кызык түгел иде миңа укуы, нишләтәсең! Кызык түгел иде.
защита чести достоинства
Скачать торрент 1с бухгалтерия курсы. Скачать торрент 1с бухгалтерия курсы.