Гап-гади авыл малае. Икенче бүлек. Гап-гади авыл мәктәбе-2

Башы.

Дүртенче класстан соң без икенче – зур, таш, иркен мәктәптә укыдык. Шул елны мин “өчле”ләргә, хәтта “икеле”ләргә тәгәрәдем. Аеруча урыс теленнән. Тик бу озакка бармады.

Көзге чирек чыккан көн иде. Мин өйгә кайтып бара идем. “Тукта әле, – дидем үземә, – минем чиреккә ничә өчле чыкты? Ә ничә дүртле? Ә бишлеләр?” Бармак бөгеп санап карадым. Өч-дүрт “өчле” булгандыр, күбесе – “дүртле”ләр – ун штук тирәсе, ну и бишлеләрдер инде: английский, хезмәт дәресе, география, геометрия, бәлки… Үз-үземә гәҗәпләнүемнең чиге булмады: нәрсә мин безнең класстагы “троешниклар” кебек аңгыра мени? Юк… Ә нәрсә алайса? Миңа, мисал өчен “отличник” булырга нәрсә комачаулый?

Берничә ай эчендә “өчле фәннәре” буенча күтәрелдем, “дүртле фәннәрен” яхшырттым һәм киләсе чиректә ныклы “ударник” булдым.

Бу халәттә үземне беренче бизнес – “сагыз сату бизнесын” башладым да инде мин. Тугызынчы класска җиткәндә көндәлектән “өчле”ләр бөтенләй юкка чыкты, җиде-сигез фәннән – “дүртле”, калганнары “бишле”ләр иде.

Дәвамы.

Возможно вам будет интересно: пгс Казань

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *

two + 4 =