Гап-гади авыл малае. Ахыргы бүлек. “Сагыз бизнесмены”- 4

Башы

Шулай итеп “сагыз бизнесы” туктады. Шул ук схема буенча мин әле тагын берничә ел наклейкалар, петардалар саттым. Бу инде киң масса товары түгел иде, чөнки ул заманда чыга башлаган боевик киногеройлары төшкән наклейкалар һәм петарда-бомбочкаларны миннән таныш-белеш малайлар гына сатып ала иде.

Ул сәүдәдән эшләгән акчага мин фотоаппарат алдым. Ул заманда әле “мыльницалар” булдымы икән юкмы – хәтерләмим, тик мин алганы гап-гади арзанлы механик фотоаппарат иде. Аклы-каралы “Тасма” фотопленкалары, проявитель, фиксаж һ. б. белән маташуы үзе бер кызык бит! Соңрак беренче “Коника” фотосалоннары барлыкка килде. Ансы инде сигезенче-тугызынчы класста укыгандадыр дип истә калган. Шулай минем беренче фотоальбомда беренче төсле фотолар барлыкка килде. Ул фотоаппарат әле дә исән. Авылга кунакка кайтканда аның белән минем кызым уйнарга ярата…

Мемуарларның дәвамы бар

коллегия адвокатов предлагает: арбитраж дела с опытом работы в суде | купить тонометр киев | Андрей Аршавин вскоре снимется в спортивной комедии под названием Я не Аршавин | лодки пвх

Возможно вам будет интересно: песок Казань

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *

sixteen − 2 =