Гап-гади авыл малае. Беренче бүлек. “Сагыз бизнесмены”- 1

Минем балачагым туксанынчы елларга туры килде. Тарихка бу чор “лихие девяностые” дип кереп калган. Тумышым белән мин гади колхозчылар гаиләсеннән, гап-гади авыл мәктәбендә укыдым.

Узган гасырның 94-нче елында минем абый мәктәпне тәмамлап, Казанга укырга керде. Мин ул вакытта алтынчымы, җиденче класста укый идем. Ул елны “Тетрис” уенчыгының чыккан гына чагы. Һәрбер баланыкы кебек, мин дә шул кытай уенчыгын сатып алырга хыяллана идем. Аның бәясе 200 сум тирәсе иде дип истә калган. Ләкин унике-унөч яшьлек малай-шалайга андый акчалар каян килсен инде?!. (Хәзерге акчалар белән бу мең сумнар тирәсе буладыр.) Җитмәсә, колхозда әти-әниләрнең хезмәт хакларын яртышар елга тоткарлап бирәләр. Аның да күбесе абыйны Казанда укытыр өчен китә иде… Шулай, хыялларны чынга ашыру өчен ниндидер идея кирәк булды. Һәм ул туды да…

Атна саен диярлек абый миңа Казаннан “жевачка”, ягъни сагыз алып кайта иде. Казанда ул бер сум илле тиен тора, ә авылда – ике сум. Ничектер, абый ул сагызны “оптовый”дан блогы белән алсаң, берсе – бер сумга чыга”, – диде. Йөз сагыздан торган бер блок, бер тартма сагыз – йөз сум тора. Минем идея бик гади: сагызны бер сумнан сатып алып, мәктәптә ике сумнан сату иде. Идея бик гади, тик бу “бизнесны” башлау өчен йөз сум акча кирәк! Андый “начальный капиталны” каян алырга?..

Ярдәмгә абый килде, ул үз акчасына миңа бер блок сагыз алып кайтты. Мин ул йөз сумны сагыз сатылып беткәч тә кире кайтарырга сүз бирдем. Сатылачак товарны санап чыгу бераз гына кәефне төшерде: “чытыр кәгазенә” төрелгән блокта йөз сагыз урынына туксан тугыз гына “жевачка” бар иде. (Сүз уңаеннан, алга китеп әйтсәм, сатылган блокларның башкаларыннан да 99 гына сагыз чыкты. Бу “оптовикларның” үзенә бер төрле файда алу чарасы күрәсең.)

Дәвамы.

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *

18 − 3 =