Дәвамы.
Озак вакыттан соң мемуарларны дәвам итәм. Гап-гади авыл малаеның легендар “Дулкын” радиосындагы маҗаралары.
Шулай итеп мин радиога килеп йөри башладым. Иртә беләннән укуда, укудан соң шунда йөгердем. Бу Радик исемле егеткә тавыш операторы кирәк түгел, чөнки ул үзе алып бара, үзе җырлар куя – бер сүз белән генә әйткәндә – “диджей” икән. Ләкин бу сүз “Дулкын” радиосында сүгенү сүзе дәрәҗәмендә һәм кулланылышта тыелган иде.
Кичке эфирда өйрәнерлек әйберләр аз, кичке алтылардан котлау хатлары буенча төзелгән тапшыру башланып китте. Мин кайсы җырның кайсы мини-дискта икәнен отып бардым.
Ул заманда, икемеңенче елларда, радиодагы барлык җырлар мини-диск дип аталган кечкенә дискларда, компакт-дискларда, яки бөтенләй кассеталарда саклана иде. Кайсыдыр радиолар “компьютерга күчкән икән” дигән хәбәр “Дулкын” хезмәткәрләрен шок хәленә төшерә иде! Ә бу мини-дисклар дигәннәре исә ике офис өстәленә җәелеп салынган һәм кирәкле җырны табу өчен зур осталык кирәк. Чөнки кайсыбер җырлар шулай яшерелгән ки, барлык тавыш операторлары аларны табып та бетерә алмый икән.
Шулай эфир ахырына якынлашты. Радик икенче көнне иртән, сәгать җидегә тагын эфирга чыгачак. Аның белән мин дә, укуымны калдырып, радиога киләсе иттем.
Икенче көнне иртән эшкә килгәндә, ул әле юк, ә ишекне күзләрен уа-уа төнге сменада утырган Расих исемле егет ачты. Хәл-әхвәл сорашкач һәм минем яңа стажер икәнне белгәч, ул Радик килгәнен көтеп тә тормастан, әйберләрен җыйды да, эфирны миңа калдырып чыгып сызды. Аны аңларга да була, радиода тавыш операторы булып әшләүче егетләрнең күбесе студент һәм төнге сменадан соң аларның әле укырга да барасы бар бит…
Шулай берничә көн кеше эшләгәнен карап утыргач, мин алга таба нишләргә икән дип, кичкә таба студиягә килдем. Килсәм, биредә барлык хезмәткәрләр җыелган: хезмәт хакы бирә торган көн икән! Шулай итеп мин Алмаз, Марат, Ришат исемле тавыш операторлары белән таныштым (ә Расихны мин белә идем инде). Алар минем радиога ничек килеп эләгүем белән кызыксына башладылар: “Син Арчадан Динар исемле егетне беләсеңме?” – дип сорадылар болар. Сүз уңаеннан, ул егетне мин монда эшли башлаганнан бирле күргәнем булмады, ә ул үзе теге юлы “Дулкын” радиосында эшлим”, – дип мактанган иде бит! Марат исемле егет: “Ул тычкакның бүтән килгәне юк монда, син дә… кара аны!” – диде. Мин сүзнең нәрсә турында барганын аңламадым…
Кичке эфирда Ризәлә Исмагыйлева, ә аның тавыш операторы Расих Хуҗин булырга тиеш иде. Егетләр хезмәт хакы алу хөрмәтенә каядыр китергә җыендылар. Расих та алар белән бару теләге белән янды һәм мине аны алыштырырга, ягъни тавыш операторы урынына утырырга күндерде. Мин ризалаштым.
Ризәлә апа моның белән килешмәде. Ләкин ул белгәндә Расихтан иде җилләр искән иде.
Студиягә тагын бер ханым керде. Монда килгәнче мин “Дулкын” радиосында эшләүче ике кешене генә белә идем. Берсе – шул, якташым Динар, икенчесе – Гөлнирә Габдулла. Аның турында мин “Юлдаш” гәҗитендә укыган идем. Студиягә шул Гөлнирә килде. Минем белән танышты бу. Бераз сөйләшкәч, Гөлүсә һәм сеңлесе Резеда Миннуловна (радио хуҗасы) белән сөйләшергә чыгып китте. Әйе-әйе Гөлнирә Габдулла белән Резеда Миннуловна бертуган апа-сеңел булып чыкты. Берничә минуттан соң Гөлнирә апаң минем яңа кереп, сүз башлады:
– Беләсеңме, синең тавышың бар бит! Шундый яхшы баритон. Синең алып баручы буласың килмиме?” – диде. Мин бу турыда уйламаган идем дә.
– Синең тавышың беләсеңме кемнекенә охшаган? Безгә стажировкага Фирдүс (Фирдүс Гималетдинов – ред.) исемле бер егет йөри башлаган иде. Без аны тотып кала алмадык, ул кызганычка каршы телевиденигә китте. Синең тавышың аныкына охшаган. Уйлап кара, безгә матур тавышлы егетләр кирәк. Аннары, тиздән радио компьютерга күчәчәк һәм тавыш операторларының кирәге калмаячак. – диде. Мин “уйлап карарга” сүз бирдем…
Эфир барышында мин Ризәлә ападан Динар турында белештем. Ризәлә апа башта читләтеп кенә: “Динар үзен бик ямьсез яктан күрсәтте” – дип җавап бирсә дә, тора-бара барысын да сөйләп бирде. Баксаң ул хезмәткәрләр арасындагы хәлләр турында “начальствога стучать” итеп барган икән. “Егетләр аның белән бер яхшылап сөйләшкәннәр иде, шуннан бирле күренгәне юк… Кара аны, син дә шул юлга баса күрмә тагын. Әнә Гөлнирә апаң да сине ошатты…” – диде Ризәлә апа, сүз ахырында.
Барысы да үз урырына утырды. Мин Арча якларыннан һәм Динарны белгәч, егетләр мине аның урынына “засланный казачек” дип уйлаганнар. Ә инде хәзер, барысы да ачыклангач, кырын карашлар һәм ике мәгънәле җөмләләр юкка чыкты. Мин “полноправыный” радио хезмәткәренә әверелдем.
Сведения в газете и на сайте x-torrents.net.ru | Ноутбук HP Pavilion g6-1260sr (A3A51EA) Charcoal Grey | Ноутбук Lenovo IdeaPad G570A (59-316483) | вот оно как бывает: http://scgarage.ru.