Минем “Дембельский блокнот”

ремонт квартиры своими руками | Ноутбук HP Pavilion g6-1260sr (A3A51EA) Charcoal Grey

2002 нче елның 22 нче июнендә, ягъни моннан төгәл 9 ел элек мине Рәсәй армиясенә алып киттеләр. Шушы моңсу юбилей алдыннан (икенче елга 10 ел була бит!) сезнең игътибарыгызга минем “Дембельский блокнот” язмаларын тәкъдим итәм…

Автордан берничә сүз…

Солдат тормышын аңламаган,
Күн итектән атламаган
Ябып куйсын бу блокнотны,
Ул солдатка багышланган!..
***
Блокнотымны син ал, минем дустым,
Ашыкмыйча укып чык һәр юлны.
Ул язылган иде солдат булып
Хезмәт иткән чакта ике елны.

Әгәр солдат сүзе сиңа буш сүз икән
Һәм тоелса бер җүләрлек булып бу эш,
Ябып куй мәңгегә бу блокнотны, дустым!
Укымыйча кире бир, шул килеш!
***
Онытмамын беркайчан да
Бу эссе җәйге көнне;
“Ике елдан кайтырмын” – дип
Армиягә киткәнне…
***
Мин хат язам, әллә ниләр уйлап,
Сагышларны ачы йота-йота;
Солдат башы аша узган хәлләр,
Барлык уйлар шушы блокнотта.
***
Минем киемдәге яшел таплар,
Күн итекләр һәм чәч кыркылган –
Бу зур бәя зур хаталар өчен
Мин кайчандыр юүләр чакта кылган…
***

Юкка әйттем танышларга:
“Армиягә мин китәм!”
Ерак түгел, якын түгел,
Казанда хезмәт итәм…
***
Авыртканда мин еламыйм,
Авыр булса – мин көләм.
Бер көн килер һәм мин очып
Өйгә кайтасын беләм!
***
Әгәр дуслар начар икән,
Ялынмыйбыз, көтмәсен!..
Хезмәт итәрбез дә, кайтып,
Бер тетәрбез тетмәсен!
***

Мин көннәрне тиз-тиз ябып куям;
Бары бер көн миңа кызыклы…
Вак адымны мин шул якка куам,
Алты йөз көн калды, барлы-юклы…
***
Язам сиңа озын сүзләр
Вакыт тизрәк барсын өчен,
Яшьлегемнән, киләчәкт?
Нәни бер эз калсын өчен.
***
“Казарма”

Кем гаепле, җавап бир, брат?
Сиңа, миңа – ике наряд!
Бөтерелеп язмыш көлә,
Йокламаска язган төнлә…
Йөрәкләрдә бушлык кына,
Халык йоклый, тавыш тына…

Кем гаепле? Безне күптән
Сөйгән ярлар көтми бүтән.
Бер көн түгел шул ике ел!
Якын түгел үтәсе юл..
Иртәме-соңмы аңларлар,
Бүтәннәрне табыр алар!

Кем гаепле? җавап бир, брат!
Иң кадерле кешең бик ят.
Бөтерелеп язмыш көлә,
Йокламаска язган төнлә.
Йөрәкләрдә бушлык кына,
Халык йоклый, тавыш тына…
***
Ике елга киткән егетләргә
Сөйгәннәре антлар биреп кала,
Тик кайтканда егетләрне безнең
Әнкәйләре генә көтеп ала…
***
Бер ел калды, ике кулга – бер кыл,
Бер ел калды, ике итек – бер юл.
Бер ел калды, ике елның берсе –
Яшьлегемнең ачылмаган бөресе…
***
Аңламассың бәлки мине…
Солдат кына аңлар солдат уен.
Бигрәк кыен яшәү сөйгән ярсыз,
Ул көтмәсә – икеләтә кыен!..

***
“Армейка”
Берни калмады кебек,
Барсын тартып алдылыр.
Ике елга киткән чакта
Куллар болгап калдылар…

Бар да калды теге якта –
Иреклеләр илендә;
Хәзер бары каеш балкый
Яшь лачыннар билендә…

Очарга рөхсәт юк бүтән,
Тик канатлар талпына,-
Йөрәкләргә тыңгы бирми
Баһадирлар ялкыны.

Берни калмады кебек,
Барсын тартып алдылар.
Тик йолдызлар, зәңгәр һава
Һәм искән җил калдылар.
***
Әмәлен таба яшәүнең,
Бар авыр хәлне чишә –
Үсәсе килсә кояшка
Чирәм асфальтны тишә!
***
Искә алырбыз без һәр көнне
Солдат шулпасы һәм кара ипине 🙂
***
Икенче елын тутырса
Һаман яшь, көчле, батыр,
Туган-үскән якларына
Икенче егет кайтыр…

***
Соңгы бит

Чын күңелдән рәхмәт әйтәм
Безне искә алганнрга,
Озатканда назлы карап,
Безне көтеп калганнарга.
Озын юлны сабыр итеп,
Безнең белән барганнарга,
Кайтыр диеп ышанганнар
Һәм яратканнарга!…

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *

6 + fifteen =