Гап-гади авыл малае. “Дулкын” радиосы

Башы.

Икенче көнне укудан соң мин “Дулкын” радиосына юнәлдем. Тик кая соң бу “Дулкын” радиосы?!. Декабристлар урамындагы беренче йортны тиз таптым. “Ак барс” банкына кереп сораганнан соң гына, “Яшьләр үзеге” бинасына уздым – радио шунда булырга тиеш. Тулырак

Гап-гади авыл малае. Зур шәһәрдә-3

Башы.

Мин шимбә саен диярлек авылга кайтып йөри идем. Ничектер көннәрдән бер көнне якшәмбе кич белән кире Казанга юл тоттым. Авылдашлар очрады. Араларында бер таныш булмаган егет бар иде. Динар исемле шул егет үзенең “Дулкын” радиосында тавыш операторы булып эшләвен сөйләде. Тулырак

Гап-гади авыл малае. Зур шәһәрдә-1

Башы.

Туксан тугызның июнь аенда мәктәп тормышы ахырына якынлашты. Чыгарылыш кичәсендә ишеткән матур сүзләрдән башлар әйләнептер күрәсең, зур тормыш башлана, каршыда бар ишекләр дә ачык кебек тоелды. Үземне шундый зур итеп хис иттем, ниһаят мәктәптән котылып, Казанга китә алуыма куандым. Тулырак

Гап-гади авыл малае. Беренче бүлек. Гап-гади авыл мәктәбе-1

Минем мәктәптә укыганда сагыз сатып акча эшләү маҗараларын укыгач, кемнәрдер: “Бу мәктәптә укымаган икән, сәүдә ясап кына йәргән”, – дип әйтергә мөмкин. Өлешчә бу шулай, ләкин ул чорда гына… Тулырак

Гап-гади авыл малае. Ахыргы бүлек. “Сагыз бизнесмены”- 4

Башы

Шулай итеп “сагыз бизнесы” туктады. Шул ук схема буенча мин әле тагын берничә ел наклейкалар, петардалар саттым. Бу инде киң масса товары түгел иде, чөнки ул заманда чыга башлаган боевик киногеройлары төшкән наклейкалар һәм петарда-бомбочкаларны миннән таныш-белеш малайлар гына сатып ала иде. Тулырак

Гап-гади авыл малае. Өченче бүлек. “Сагыз бизнесмены”- 3

Тагын күпмедер саткач, мин бу эштән туя башладым. Чөнки бу чыннан да минем эшкә әйләнә башлады: унөч яшьлек сагыз сатучы. Тиз арада моны икенче кешегә тапшыру теләге туды. Чөнки яңа уенчыгым – “тетрис” бар иде бит инде. Ул кешене озак эзләргә туры килмәде. Тулырак