“Безработный көндәлеге” яки “Халявный” акчалар…

Купить очки для чтения через интернет в Москве.

Пачти өч дистә ел яшәп, Рәсәй дәүләтеннән бер тиен ярдәм күргән булмады. Ни мәктәптә, ни училищеда, ни армиядә, ни дәүләт эшендә бил бөккәндә… Инде пенсиягә чыкканчы булмас дигән идем, юк икән шул! Аллаһы Тәгаләнең язылган ризыгы әдәм баласын таба бит.

Эшсезлек биржасына басканга ай ярым вакыт үтте. Кесәдә акча губчим кими башлагач, банкка кереп, “сБирКнәгәмне” тикшертеп карарга булдым. Беренче һәм икенче көнне бәхет елмаймады – су буе чират ишек төбеннән алып, кассирларның борын төбенә кадәр тезелгән иде. Өченче көнне, инде бүтән әмәл калмагач, шул чиратның бер чылбыры булып алырга туры килде. Азмы-күпме күз көеге булып торгач, кассирдан да йүнле сүз чыкты, пачти биш (5) мең акча күчкән! 🙂 Пенсия диярсең!.. Акчаны алып, бөкләп тыктым да, вәссәләм.

Өйгә кайтканда инде газ, ут, су, чүп һәм башка түләү язулары килгән иде. Менә шулай ул Рәсәй, бер кулы белән бирә, икенче кулы белән ала. Ярый хет “халявный” акчалар иде… алай жәл түгел. Зату үзем “должен” булып калмадым. Бу илгә должен булудан Аллаһ сакласын!..

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *

1 × 5 =