RafilSalahutdin.ru

Кадерле дуслар!
Тамашачыларның күпсанлы сорауларын искә алып, ел башыннан яңа проект башлап җибәрәбез. Ул да булса — Мөгаллимнәр өчен үз сайтларын ясау мәйданчыгы. Әлеге мәйданчыкта һәр теләге булган укытучы (яки укытучылар коллективы) үзенең эшчәнлеген яктыртучы сайт булдыра ала. Моның өчен бернинди махсус белем кирәк түгел. Сайтны ясап бирү һәм аның дөрес эшләвен күзәтеп торуны без үз өстебезгә алабыз! Проектка рәхим итегез, заявкалар калдырыгыз, көтәбез. Mugallim.com

Күченү…
Ниһаять, сайт белән яңа хостинга күчендек. Хәзер сайт хатасыз һәм кызурак эшләргә тиеш…

«Дулкын» радиосы — 2
Башы.

Дәвамы.

Озак вакыттан соң мемуарларны дәвам итәм. Гап-гади авыл малаеның легендар «Дулкын» радиосындагы маҗаралары.

Шулай итеп мин радиога килеп йөри башладым. Иртә беләннән укуда, укудан соң шунда йөгердем. Бу Радик исемле егеткә тавыш операторы кирәк түгел, чөнки ул үзе алып бара, үзе җырлар куя — бер сүз белән генә әйткәндә — “диджей” икән. Ләкин бу сүз “Дулкын” радиосында сүгенү сүзе дәрәҗәмендә һәм кулланылышта тыелган иде.

Кичке эфирда өйрәнерлек әйберләр аз, кичке алтылардан котлау хатлары буенча төзелгән тапшыру башланып китте. Мин кайсы җырның кайсы мини-дискта икәнен отып бардым.

Ул заманда, икемеңенче елларда, радиодагы барлык җырлар мини-диск дип аталган кечкенә дискларда, компакт-дискларда, яки бөтенләй кассеталарда саклана иде. Кайсыдыр радиолар “компьютерга күчкән икән” дигән хәбәр “Дулкын” хезмәткәрләрен шок хәленә төшерә иде! Ә бу мини-дисклар дигәннәре исә ике офис өстәленә җәелеп салынган һәм кирәкле җырны табу өчен зур осталык кирәк. Чөнки кайсыбер җырлар шулай яшерелгән ки, барлык тавыш операторлары аларны табып та бетерә алмый икән.

Шулай эфир ахырына якынлашты. Радик икенче көнне иртән, сәгать җидегә тагын эфирга чыгачак. Аның белән мин дә, укуымны калдырып, радиога киләсе иттем.

Икенче көнне иртән эшкә килгәндә, ул әле юк, ә ишекне күзләрен уа-уа төнге сменада утырган Расих исемле егет ачты. Хәл-әхвәл сорашкач һәм минем яңа стажер икәнне белгәч, ул Радик килгәнен көтеп тә тормастан, әйберләрен җыйды да, эфирны миңа калдырып чыгып сызды. Аны аңларга да була, радиода тавыш операторы булып әшләүче егетләрнең күбесе студент һәм төнге сменадан соң аларның әле укырга да барасы бар бит…

Шулай берничә көн кеше эшләгәнен карап утыргач, мин алга таба нишләргә икән дип, кичкә таба студиягә килдем. Килсәм, биредә барлык хезмәткәрләр җыелган: хезмәт хакы бирә торган көн икән! Шулай итеп мин Алмаз, Марат, Ришат исемле тавыш операторлары белән таныштым (ә Расихны мин белә идем инде). Алар минем радиога ничек килеп эләгүем белән кызыксына башладылар: “Син Арчадан Динар исемле егетне беләсеңме?” — дип сорадылар болар. Сүз уңаеннан, ул егетне мин монда эшли башлаганнан бирле күргәнем булмады, ә ул үзе теге юлы “Дулкын” радиосында эшлим”, —  дип мактанган иде бит!  Марат исемле егет: “Ул тычкакның бүтән килгәне юк монда, син дә… кара аны!” — диде. Мин сүзнең нәрсә турында барганын аңламадым…

Кичке эфирда Ризәлә Исмагыйлева, ә аның тавыш операторы Расих Хуҗин булырга тиеш иде. Егетләр хезмәт хакы алу хөрмәтенә каядыр китергә җыендылар. Расих та алар белән бару теләге белән янды һәм мине аны алыштырырга, ягъни тавыш операторы урынына утырырга күндерде. Мин ризалаштым.

Ризәлә апа моның белән килешмәде. Ләкин ул белгәндә Расихтан иде җилләр искән иде.

Студиягә тагын бер хатым керде. Монда килгәнче мин “Дулкын” радиосында эшләүче ике кешене генә белә идем. Берсе — шул, якташым Динар, икенчесе — Гөлнирә Габдулла. Аның турында мин “Юлдаш” гәҗитендә укыган идем. Студиягә шул Гөлнирә килде. Минем белән танышты бу. Бераз сөйләшкәч, Гөлүсә һәм сеңлесе Резеда Миннуловна (радио хуҗасы) белән сөйләшергә чыгып китте. Әйе-әйе Гөлнирә Габдулла белән Резеда Миннуловна бертуган апа-сеңел булып чыкты. Берничә минуттан соң Гөлнирә апаң минем яңа кереп, сүз башлады:

- Беләсеңме, синең тавышың бар бит! Шундый яхшы баритон. Синең алып баручы буласың килмиме?” — диде.  Мин бу турыда уйламаган идем дә.

- Синең тавышың беләсеңме кемнекенә охшаган? Безгә стажировкага Фирдүс (Фирдүс Гималетдинов — ред.) исемле бер егет йөри башлаган иде. Без аны тотып кала алмадык, ул кызганычка каршы телевиденигә китте. Синең тавышың аныкына охшаган. Уйлап кара, безгә матур тавышлы егетләр кирәк. Аннары, тиздән радио компьютерга күчәчәк һәм тавыш операторларының кирәге калмаячак. — диде. Мин “уйлап карарга” сүз бирдем…

Эфир барышында мин Ризәлә ападан Динар турында белештем. Ризәлә апа башта читләтеп кенә: “Динар үзен бик ямьсез яктан күрсәтте” — дип җавап бирсә дә, тора-бара барысын да сөйләп бирде. Баксаң ул хезмәткәрләр арасындагы хәлләр турында “начальствога стучать” итеп барган икән. “Егетләр аның белән бер яхшылап сөйләшкәннәр иде, шуннан бирле күренгәне юк… Кара аны, син дә шул юлга баса күрмә тагын. Әнә Гөлнирә апаң да сине ошатты…” — диде Ризәлә апа, сүз ахырында.

Барысы да үз урырына утырды. Мин Арча якларыннан һәм Динарны белгәч, егетләр мине аның урынына “засланный казачек” дип уйлаганнар. Ә инде хәзер, барысы да ачыклангач, кырын карашлар һәм ике мәгънәле җөмләләр юкка чыкты. Мин “полноправыный” радио хезмәткәренә әверелдем.

Гап-гади авыл малае. «Дулкын» радиосы
Башы.

Икенче көнне укудан соң мин “Дулкын” радиосына юнәлдем. Тик кая соң бу “Дулкын” радиосы?!. Декабристлар урамындагы беренче йортны тиз таптым. “Ак барс” банкына кереп сораганнан соң гына, “Яшьләр Үзеге” бинасына уздым — радио шунда булырга тиеш. Әле генә грузчиклар бушаткан цемент тузаны болытына кереп чумдым. Күренеп тора: монда ремонт бара, даже капиталь ремонт бугай! Бер эшче миңа: “әнә теге ишек буенча сулга, уң яктагы ишек” — дип аңлатты. Ишеккә шакыдым, кердем, “сезгә мин шалтыраткан идем” — дип аңлаттым. “Көтеп торыгыз…”- диде минем белән кичә телефоннан сөйләшкән Гөлүсә исемле секретарь кыз. Түрдәге бүлмәдә, ягъни студиядә, Элвира Розали белән тапшыру бара иде. Тапшыру тәмамланда һәм Элвира Розали саубуллашып кайтып китте. Шул арада студиягә тагын бер хатын-кыз керде. Күренеп тора, ул эшкә килгән, димәк алып баручы… Бу алып баручы — бүгенге көндә “Татар радиосында” эшләүче Ризәлә Исмагыйлева иде…

Сәгать-сәгать ярымнан студиягә җитди йөзле ханым килде. Барысының да җитдиләнгәнен күреп, мин аның радио хуҗасы Резеда Миннулловна икәнен аңладым.

Һәм башланды минем белән интервью! Нәтиҗәдә: беренчедән, мин Тукай якташы, икенчедән, бернинди тулы белемен булмаган, каяндыр урамнан килгәнмен, өченчедән, татар эстрадасы белән таныш түгел диярлек! Ләкин! Ләкин минем радиода эшләргә зур теләк бар һәм димәк өметем зур.

Резеда Миннулловна мине Радик исемле алып баручы егеткә беркетеп куйды: “Әлегә өйрәнерсең, танышырсың. Арча районыннан чыга бит инде җыен зур кешеләр, бәлки синнән дә берәрнәрсә чыгып куяр. Карарбыз…” — диде ул сүзен тәмамлап.

Дәвамы бар…

Интересное: подписанный драйверПодробнее »

Гап-гади авыл малае. Зур шәһәрдә-3
Башы.

Мин шимбә саен диярлек авылга кайтып йөри идем. Ничектер көннәрдән бер көнне якшәмбе кич белән кире Казанга юл тоттым. Авылдашлар очрады. Араларында бер таныш булмаган егет бар иде. Динар исемле шул егет үзенең “Дулкын” радиосында тавыш операторы булып эшләвен сөйләде. Мин аның ничек итеп эфирда матур-матур җырлар куюы турында мактануын йотлыгып тыңладым. Ишеткәнем бар иде шул, “Дулкын” радиосы тавыш операторлары эшкә чакыра дип…

Минем балачак хыялы иде радиода эшләү! Мәктәптә укыганда мин радиопередатчиклар схемалары белән кызыксына идем. Үземнең радиостанция җыясы килә иде, хәтта. Ул заманда татарча радиолар шул “Дулкын”, “Булгар-FM” һәм “Курай” гына иде.

Казанга баргач мин бу хәлне Искәндәр исемле дустыма сөйләдем. Укудан соң, аларга кунакка кайткач, без бу радионы тыңлап, чәй эчәргә утырдык. Һәм ни колагым белән ишетим, эфирдан белдерү яңгырадый: “Дулкын” радиосы матур тавышлы егет һәм кызларны эшкә чакыра…” Без Искәндәр белән бер-беребезгә карап куйдык. “Алар дикторлар җыялар бит”, — дидем мин. “Бәлки аларга операторлар да кирәктер, — диде ул, — әйдә шалтыратып карыйбыз!”

Мине озак күндерергә туры килмәде. Шалтыраттым. Чыбыкның теге башында трубканы алдылар : “Алло, “Дулкын” радиосы…”

- Исәнмесез, — дидем мин. — Сезгә тавыш операторлары кирәк түгелме?

- Юк иде шул… Туктагыз, белешим әле… (Каядыр китте… кем беләндер сөйләште… килде) Беләсезме, сез иртәгә сәгать өчкә Декабристлар урамы беренче йорт адресы буенча безнең студиягә килегез, шунда сөйләшербез.

Менә сиңа мә! Мине, гап-гади авыл малаен, радио кадәр радиога эшкә алырлармы икән? Нәрсә дип әйтерләр?

Дәвамы.

Гап-гади авыл малае. Зур шәһәрдә-2
Башы.

Сентябрь җитте. Уку башланды. Утызга якын егет Татарстанның бөтен почмагыннан җыелганнар иде. Күбесе минем кебек гап-гади авыл малайлары булып чыкты. Беренче тәнәфестә үк танышкан егет — Апастан, Искәндәр исемле иде. Аның классташы Айдар да монда булып чыкты. “Син каян?” — диделәр болар. Арчадан икәнне ишеткәч, Искәндәр “монда тагын бер Арча малае бар иде” — дип, безнең группадагы тагын бер егетне эзләргә чыгып йөгерде. Ансы исә, шулай ук Айдар исемле, Арчадан түгел, Әтнә районыннан булып чыкты. Группада тагын татарлардан ике Лаеш һәм ике Балтач малае бар иде. Училищеның репутациясе ал да гөл булмаганга һәм халык арасында төрле сүзләр йөргәнгә күрә, без бергәрәк йөрергә булдык.

Мин ул вакытта туганнарда яши идем. Әтинең сеңгесе, күптән түгел ире үлгәннән соң, малае һәм кызы белән бер бүлмәле фатирда гомер кичерсә дә, мине дә үз яннарына алды. Шул кысанлыкта хәзер без дүртәү яши башладык.

Шулай укый торгач, 2000нче елга аяк бастык. Анныры 2001нче ел да башланды. Ул арада мин ерак Каравай бистәсендә бер әби квартирасында яши башладым. Көн артыннан көн үтә торды һәм барысы да күңелсез иде (Әгәр сез югары уку йортында түгел, ПТУда укыгансыз икән, мине аңларсыз дип уйлыйм). Бер вакыйгага кадәр…

Дәвамы.

Гап-гади авыл малае. Зур шәһәрдә-1
Башы.

Туксан тугызның июнь аенда мәктәп тормышы ахырына якынлашты. Чыгарылыш кичәсендә ишеткән матур сүзләрдән башлар әйләнептер күрәсең, зур тормыш башлана, каршыда бар ишекләр дә ачык кебек тоелды. Үземне шундый зур итеп хис иттем, ниһаят мәктәптән котылып, Казанга китә алуыма куандым.

Абый кебек үк, мин дә КАИга укырга керергә булдым. Ул бу вакытта әле шунда укып, тулай торакта яши иде. Документларны “Техник кибернетика и роботостоение” факультетына тапшырдым. Ул елларны, хәер һәрвакыттагычадыр инде, бер урынга биш-ун абитуриент иде. “Медалистлар” собеседование генә үттеләр. Минем, мәктәп директоры әйтмешли “медаль дәрәҗәсендәге”, мактау грамотасы беркемгә дә кирәк түгел булып чыкты. «Физика һәм алгебрадан имтихан тапшырырга»,- диделәр.

Физиканы да, алгебраны да унбер ел буе чип-чи татарча укыган гап-гади авыл баласы — бүгенге көндә бу юллар авторы — йөз балл системасында исәпләгәндә, физикадан — 26, алгебрадан — 28 балл җыеп, урысча әйтсәк, имтиханда “с треском провалился”. Димәк, уртача ике имтиханны да “минус өчлегә”, юк… “плюс икелегә” тапшырганмын булып чыга!

Югары уку йортына укырга керү хыялы шулай итеп тормышка ашмыйчы калды. Документларны алып өлгергәнче, техникумнарга да документлар кабул итү тукталган иде. Икенче елга кереп карармын дияр идең, военкомат хезмәткәрләре өлгеррәк булып, аңарчы мине армиягә алып китергә мөмкиннәр бит! Нәрсә дә булса уйлап табырга кирәк иде.

Миннән бер класска зуррак укыган күрше малае Казанның 41нче училищесында “телемастер”га укый иде. Бүтән чара калмады, документларны җыйдым да, мин дә шунда барып кердем.

Документларны кабул иткән хатын-кыз минем аттестатны ачып карауга, май кояшы кебек балкып куйды. Мин аның киң итеп ачылган күзләреннән бу “сучёк”ка мондый аттестат белән бик сирәк килгәннәрен яңладым. Моңа кадәр кайсы югары уку йортына укырга кереп каравым беләк кызыксынды. “КГТУ-КАИ,” — дидем мин (ул вакытта инде ул КГТУ иде). “Башта ук безгә килергә иде! — диде ул, — Безнең укучылар берничә семестр КАИда да укый!” — дип куандырды.

Шул рәвешле мин Казанның 41нче лицее укучысы булып киттем һәм ике ел эчендә теле-радиоаппаратура ремонтлау буенча мастер дипломы алып, теләк булса, укуны КГТУ-КАИда дәвам итеп, бәхетле тормышка аяк басырга тиешле кеше идем.

Дәвамы.

Гап-гади авыл малае. Өченче бүлек. Гап-гади авыл мәктәбе-3
Башы.

Без бәхетле буын. Моны мин бүгенге укучылар ЕГЭ тапшыра башлагач аңладым. Без ансыз гына укып чыктык. Безне ЕГЭ белән түгел, госэкзаменнар белән куркыталар иде.

Имтиханнарны мин яхшы тапшыра идем. Баштарак, ел буе “дүртле”гә укып, экзаменда, көтелмәгән “бишле” алсам, укытучылар аптырашта кала һәм бик озак уйлаганнан соң “белеме шундый” дип, миңа чиректә дә “дүртле” куялар иде. Унынчы һәм унберенче класста гына, “дүртле”гә укып, имтиханнарны “бишле”гә биргәч, “биш” куйдылар.

Гәделлекнең нәрсә икәнен шунда аңладым. Абсурдка кадәр барып җитте: “отличниклар” миннән җавапларны күчерә, аларга — “бишле”, миңа — “дүртле” куялар иде!

Унынчыга җиткәч безнең класстан биш көмеш медальгә баручы бар икәне ачыкланды. Ул вакытта минем көндәлектә ике “дүртле” генә калган иде — рус һәм татар теленнән. Медалистларның да шулай ук икешәр-өчәр дүртлесе бар иде. Кемдер миңа да медаль тиеш түгелме дип сүз кузгатты. Минем моңа алай исем китмәгән иде дә бит, мәктәп директоры үзе килеп, хәлнең торышын аңладып бирде. “Яңа чыккан закон нигезендә”, медаль алу өчен укучының тугызынчы класстагы еллык билгеләре дә яхшы булырга тиеш икән. Ә минем, гади авыл малаеның, кызганычка карты, ул вакытта җиде “дүртле”се булган…

“Булмаса — булмасын”, — дидем. Шулай итеп безнең класстан биш медалист чыкты, ә миңа тантаналы рәвештә “мактау грамотасы” тапшырдылар. Бәлки миңа тоелган гына дыр, шуннан бирле мәктәп директоры минем белән озак еллар сөйләшергә оялып йөрде…

Дәвамы.

Гап-гади авыл малае. Икенче бүлек. Гап-гади авыл мәктәбе-2
Башы.

Дүртенче класстан соң без икенче — зур, таш, иркен мәктәптә укыдык. Шул елны мин “өчле”ләргә, хәтта “икеле”ләргә тәгәрәдем. Аеруча урыс теленнән. Тик бу озакка бармады.

Көзге чирек чыккан көн иде. Мин өйгә кайтып бара идем. “Тукта әле, — дидем үземә, — минем чиреккә ничә өчле чыкты? Ә ничә дүртле? Ә бишлеләр?” Бармак бөгеп санап карадым. Өч-дүрт «өчле» булгандыр, күбесе — «дүртле»ләр — ун штук тирәсе, ну и бишлеләрдер инде: английский, хезмәт дәресе, география, геометрия, бәлки… Үз-үземә гәҗәпләнүемнең чиге булмады: нәрсә мин безнең класстагы “троешниклар” кебек аңгыра мени? Ә нәрсә алайса? Миңа, мисал өчен “отличник” булырга нәрсә комачаулый?

Берничә ай эчендә “өчле фәннәре” буенча күтәрелдем, “дүртле фәннәрен” яхшырттым һәм киләсе чиректә ныклы “ударник” булдым.

Бу халәттә үземне беренче бизнес — “сагыз сату бизнесын” башладым да инде мин. Тугызынчы класска җиткәндә көндәлектән «өчле»ләр бөтенләй юкка чыкты, җиде-сигез фәннән — «дүртле», калганнары «бишле»ләр иде.

Дәвамы.

Гап-гади авыл малае. Беренче бүлек. Гап-гади авыл мәктәбе-1
Минем мәктәптә укыганда сагыз сатып акча эшләү маҗараларын укыгач, кемнәрдер: “Бу мәктәптә укымаган икән, сәүдә ясап кына йөргән”, — дип әйтергә мөмкин. Өлешчә бу шулай, ләкин ул чорда гына…

Алдагы бүлектә мин мәктәпне тәмамлап, Казанга киткән абыем турында язган идем. Ул мәктәпне көмеш медальгә бетерде һәм КАИга конкурссыз укырга керде. Мәктәптә бу зур сенсация булды. Апаем да дүртле-бишлеләргә генә укыган иде. Күрәсең, барысы да миннән дә шуны ук көткәннәрдер. Ләкин хәл (по крайней мере, башта) икенчерәк булды шул.

Башлангычта укыганда безне бөтен фәннән дә бер укытучы — класс җитәкчесе укытты. Көннәрдән бер көнне шуңа игътибар иттем: мин ничек кенә тырышсам да, ул миңа бишле куймый иде. (Бәлки бу чынлыкта алай булмагандыр, минем үземнең белемем шул дәрәҗәдә генә булган дип өметләник.) Ләкин ничек кенә булмасын, шуннан соң мин артык тырышмыйча гына укырга булдым.

Бер рәсем дәресендә укытучы апа безгә ирекле темага рәсем ясарга кушты. Мин бик озак нәрсә ясарга белмиче утырдым. Күзем класс буенча озак йөрде… һәм кара такта өстендәге портретка төште… Менә кемне ясарга кирәк! Ленин бабайны!.. Классташларның берсе: “… апа! Ә Рафиль Ленин бабайны ясый!” — дип кычкырып җибәргәндә, мин инде аның пеләшеннән башлап, сакалына кадәр ясап бетергән идем…

Укытучы апаның сүзләре һәрвакыттагыча гениаль иде: “Рафиль, Ленин бабайны ясарга ярамый!” — диде ул башта кызарып, ә аннары агара төшеп. “Нәрсәгә?” — дидем мин гаҗәпләнеп. Әлбәттә инде, җавап булмады. “Бозып ат тизрәк”… Сәер, ул заманда Ленин бабайны ясарга ярамый, ә бозып атырга ярый иде.

Шулай итеп, минем мәктәптә укуым башыннан ук уңмады. ))) Хәтерлим, беренчеме, икенчеме класста укыганда мине артык күп дәрес калдырган өчен мәктәптән куарга да теләделәр әле ))). Ну кызык түгел иде миңа укуы, нишләтәсең! Кызык түгел иде.

Дәвамы.