РЕКЛАМА
Предлагаем домены по самым дешевым ценам! Подробнее »
$$$ для web-мастеров
КОНТАКТ / ЭЛЕМТӘ
Задать вопрос - Сорау бирергә
РАЗДЕЛЫ САЙТА

Башы.

Дүртенче класстан соң без икенче - зур, таш, иркен мәктәптә укыдык. Шул елны мин “өчле”ләргә, хәтта “икеле”ләргә тәгәрәдем. Аеруча урыс теленнән. Тик бу озакка бармады.

Көзге чирек чыккан көн иде. Мин өйгә кайтып бара идем. “Тукта әле, - дидем үземә, - минем чиреккә ничә өчле чыкты? Ә ничә дүртле? Ә бишлеләр?” Бармак бөгеп санап карадым. Өч-дүрт "өчле" булгандыр, күбесе - "дүртле"ләр - ун штук тирәсе, ну и бишлеләрдер инде: английский, хезмәт дәресе, география, геометрия, бәлки... Үз-үземә гәҗәпләнүемнең чиге булмады: нәрсә мин безнең класстагы “троешниклар” кебек аңгыра мени? Ә нәрсә алайса? Миңа, мисал өчен “отличник” булырга нәрсә комачаулый?

Берничә ай эчендә “өчле фәннәре” буенча күтәрелдем, “дүртле фәннәрен” яхшырттым һәм киләсе чиректә ныклы “ударник” булдым.

Бу халәттә үземне беренче бизнес - “сагыз сату бизнесын” башладым да инде мин. Тугызынчы класска җиткәндә көндәлектән "өчле"ләр бөтенләй юкка чыкты, җиде-сигез фәннән - "дүртле", калганнары "бишле"ләр иде.

Дәвамы.

Оставить комментарий

QR-КОД
отдых в крыму в судаке . Мы реализуем алюминиевый профиль, производство алюминиевых систем. . Ручная лебедка своими руками. . . .