КОНТАКТ / ЭЛЕМТӘ
Задать вопрос - Сорау бирергә

Тамашачыларның күпсанлы сорауларын искә алып, ел башыннан яңа проект башлап җибәрәбез. Ул да булса — Мөгаллимнәр өчен үз сайтларын ясау мәйданчыгы. Әлеге мәйданчыкта һәр теләге булган укытучы (яки укытучылар коллективы) үзенең эшчәнлеген яктыртучы сайт булдыра ала. Моның өчен бернинди махсус белем кирәк түгел. Сайтны ясап бирү һәм аның дөрес эшләвен күзәтеп торуны без үз өстебезгә алабыз! Проектка рәхим итегез, заявкалар калдырыгыз, көтәбез. Mugallim.com

Ниһаять, сайт белән яңа хостинга күчендек. Хәзер сайт хатасыз һәм кызурак эшләргә тиеш…

Башы.
Дәвамы.

Озак вакыттан соң мемуарларны дәвам итәм. Гап-гади авыл малаеның легендар «Дулкын» радиосындагы маҗаралары.

Подробнее / Тулырак »

Башы.

Икенче көнне укудан соң мин “Дулкын” радиосына юнәлдем. Тик кая соң бу “Дулкын” радиосы?!. Декабристлар урамындагы беренче йортны тиз таптым. “Ак барс” банкына кереп сораганнан соң гына, “Яшьләр Үзеге” бинасына уздым — радио шунда булырга тиеш. Подробнее / Тулырак »

Башы.

Мин шимбә саен диярлек авылга кайтып йөри идем. Ничектер көннәрдән бер көнне якшәмбе кич белән кире Казанга юл тоттым. Авылдашлар очрады. Араларында бер таныш булмаган егет бар иде. Динар исемле шул егет үзенең “Дулкын” радиосында тавыш операторы булып эшләвен сөйләде. Подробнее / Тулырак »

Башы.

Сентябрь җитте. Уку башланды. Утызга якын егет Татарстанның бөтен почмагыннан җыелганнар иде. Күбесе минем кебек гап-гади авыл малайлары булып чыкты. Подробнее / Тулырак »

Башы.

Туксан тугызның июнь аенда мәктәп тормышы ахырына якынлашты. Чыгарылыш кичәсендә ишеткән матур сүзләрдән башлар әйләнептер күрәсең, зур тормыш башлана, каршыда бар ишекләр дә ачык кебек тоелды. Үземне шундый зур итеп хис иттем, ниһаят мәктәптән котылып, Казанга китә алуыма куандым. Подробнее / Тулырак »

Башы.

Без бәхетле буын. Моны мин бүгенге укучылар ЕГЭ тапшыра башлагач аңладым. Без ансыз гына укып чыктык. Безне ЕГЭ белән түгел, госэкзаменнар белән куркыталар иде. Подробнее / Тулырак »

Башы.

Дүртенче класстан соң без икенче — зур, таш, иркен мәктәптә укыдык. Шул елны мин “өчле”ләргә, хәтта “икеле”ләргә тәгәрәдем. Аеруча урыс теленнән. Тик бу озакка бармады. Подробнее / Тулырак »

Минем мәктәптә укыганда сагыз сатып акча эшләү маҗараларын укыгач, кемнәрдер: “Бу мәктәптә укымаган икән, сәүдә ясап кына йөргән”, — дип әйтергә мөмкин. Өлешчә бу шулай, ләкин ул чорда гына… Подробнее / Тулырак »

Hide me
Сайтның яңалыкларына язылыгыз...
Исемегез: * e-mail-адресыгыз: *
Show me
Build an optin email list in WordPress [Free Software]